Презентация Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле онлайн

На нашем сайте вы можете скачать и просмотреть онлайн доклад-презентацию на тему Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле абсолютно бесплатно. Урок-презентация на эту тему содержит всего 19 слайдов. Все материалы созданы в программе PowerPoint и имеют формат ppt или же pptx. Материалы и темы для презентаций взяты из открытых источников и загружены их авторами, за качество и достоверность информации в них администрация сайта не отвечает, все права принадлежат их создателям. Если вы нашли то, что искали, отблагодарите авторов - поделитесь ссылкой в социальных сетях, а наш сайт добавьте в закладки.
Презентации » Искусство и Фото » Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле



Оцените!
Оцените презентацию от 1 до 5 баллов!
  • Тип файла:
    ppt / pptx (powerpoint)
  • Всего слайдов:
    19 слайдов
  • Для класса:
    1,2,3,4,5,6,7,8,9,10,11
  • Размер файла:
    1.66 MB
  • Просмотров:
    65
  • Скачиваний:
    0
  • Автор:
    неизвестен



Слайды и текст к этой презентации:

№1 слайд
Татар мгърифтчелре м аларны
Содержание слайда: Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле Төзеде: биология, химия укытучысы Сабирова Гөлшаһидә Кошман, 2017

№2 слайд
Татар педагогик фикерене
Содержание слайда: Татар педагогик фикеренең башлангыч нигезләре борынгы төрки каһанлыгы чорына ук барып тоташа. Борынгы төркиләрнең педагогик фикер үсешендә дини һәм дөньяви белем бирү, әхлак тәрбиясе, физик һәм экологик тәрбия бирү зур урын алып тора.

№3 слайд
Актуальлек Яа федераль длт
Содержание слайда: Актуальлек Яңа федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә укыту процессында да мәгърифәтчеләребезнең бай мирасына таянып эшләгәндә белем бирүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин.

№4 слайд
Максат татар мгърифтчелрене
Содержание слайда: Максат: татар мәгърифәтчеләренең бай мирасын өйрәнү, күренекле мәгърифәтчеләребезнең педагогик карашларын ачыклау һәм, бүгенге көн таләпләренә туры китереп, үземнең укыту-тәрбия эшемдә куллану.

№5 слайд
Мгърифтчелрне табигать циклы
Содержание слайда: Мәгърифәтчеләрнең табигать циклы фәннәрен укытуга карашлары турындагы фәнни хезмәтләр юк дәрәҗәсендә.

№6 слайд
Турфан язмаларыннан V-IX
Содержание слайда: Турфан язмаларыннан (V-IX гасырлар) Ишеңә изге фикердә бул, Бу яхшылык китерер. Ишеңә яман фикердә булсаң, Алла җәзаңны бирер. Гыйлемне таны, йа бәгем! Гыйлем сиңа тиң булыр; Белеме булган ул иргә Бер көнне бәхет булыр. Юлдаш ит изге эшне, Күрсәтер туры юлны; Кисмәгез кәкре агачны, Түбәсендә җимеше бар.

№7 слайд
Болгар чорында педагогикадан
Содержание слайда: Болгар чорында педагогикадан өстәл китаплары булып Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, Сөләйман Саксини, Әхмәт Ясәви әсәрләре тора.

№8 слайд
Йосыф Баласагунлы - срлренд
Содержание слайда: Йосыф Баласагунлы (1016-1070) Әсәрләрендә галәм, тереклек, яшәү-үлем, табигать күренешләре турында уйланулар байтак. Вакыт, гомер агышын җил, аккан су белән чагыштыра.

№9 слайд
Алтын Урда длтенд д уку-яза
Содержание слайда: Алтын Урда дәүләтендә дә уку-яза белү һәм язма әдәбият зур әһәмияткә ия була. Бу чордагы мәгърифәтчеләр: Мәхмүд әл-Болгари, Котб, Хисам Кятиб һәм башкаларның педагогик эшчәнлекләренең төп юнәлешләре булып үгет-нәсыйхәт һәм дини тәрбия мәсьәләләре тора.

№10 слайд
Казан ханлыгы чоры
Содержание слайда: Казан ханлыгы чоры мәгрифәтчеләре:Кол Шәриф, Миңлегәрәй, Өмми Камал һ.б Аларның яшәү-көнкүрешен сурәтләүдә табигать күренешләре актив кулланыла. Өмми Камалның иҗатында, мәсәлән, шактый гына юлларны пейзаж лирикасы дип атарга мөмкин.

№11 слайд
Ибраим Хлфин - елда татар
Содержание слайда: Ибраһим Хәлфин (1777-1829) 1819 елда татар милли мәктәпләре һәм мәдрәсәләре өчен эшчәнлеген камилләштерү максатында “И.И. Хәлфиннең татар мәгарифенә кызыклы фикерләре” дип аталган хезмәтен яза.

№12 слайд
Шиабетдин Мрани - . Ул мдрсне
Содержание слайда: Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889). Ул мәдрәсәнең уку-укыту эшләрен яңача үзгәртеп кора, укыту программасына тарих, география, математика, астрономия фәннәрен кертә.

№13 слайд
Каюм Насыйри - Халкыбыз чен
Содержание слайда: Каюм Насыйри (1825-1902) Халкыбыз өчен бик тә кирәкле булган төрле уку әсбаплары, дәреслекләр төзи. Аның тарафыннан татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр бастырыла.

№14 слайд
Хсен Фезхан - Татар мдрслренд
Содержание слайда: Хөсәен Фәезхан (1825-1866) Татар мәдрәсәләрендә рус гимназиясенең барлык фәннәрен дә, ислам һәм гарәп теле, Көнбатыш телләре, география, табигать белеме, тыйблык, рус теле һәм төрек телләре укытуны яклап чыга.

№15 слайд
Галиман Баруди - Галим яшь
Содержание слайда: Галимҗан Баруди (1857-1921) Галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, сәүдә һәм сәнәгать эшен ныклы өйрәтү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул “профессор, фәлсәфәчеләр, инженерлар” әзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк дигән фикерне алга сөрә.

№16 слайд
Ризаэддин Фхретдин - Ул мктпт
Содержание слайда: Ризаэддин Фәхретдин (1858-1936) Ул мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы булырга тиешлеген таләп итә.

№17 слайд
Буш фикерлр в буш сзлр белн
Содержание слайда: “Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда, берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә тирәне чолгап алган нәрсәне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, ай вә йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр”,- ди Р.Фәхретдинов

№18 слайд
Содержание слайда:

№19 слайд
Йомгаклау Мгърифтчелелребез
Содержание слайда: Йомгаклау Мәгърифәтчелеләребез милләтне агарту, аң-белемле, һөнәрле итү, әхлакый тәрбияләү, уку-укыту системасын үзгәртеп кору, һәм, гомумән, татар тормышын һәрьяклап яңарту идеяләре белән сугарылган мәгърифәтчелек идеологиясе,белән шөгыльләнә, матур әдәбиятны үзенә көчле, үтемле корал итеп алып, аның үсешенә гаять зур этәргеч ясый.

Скачать все slide презентации Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле одним архивом: